Гөлсинә Калатаева: «Улым белән киленем мунчада янып үлде»

Яшел Үзән районының Новониколаевка авылында яшәүче Гөлсинә апа Калатаева, яшәр өчен көчне оныклардан алам, ди. Узган елның октябрь аенда аның улы белән килене, мунчадан чыга алмыйча, янып үлгән. Ул бу хакта әле дә еламыйча сөйли алмый. Оныклары исә әбиләренең күз яшьләрен сөртеп тора…

Никадәр авыр булса да, Гөлсинә апа, ачы хәсрәтен эчкә йотып, оныклар белән елмаеп яшәргә тырыша.

– Улым белән киленемнең икесенә биш бала ятим калды. Ксениянең кияүгә килгәндә өч кызы бар иде. Улым белән яши башлагач, игезәк уллары туды. Без бик тату, матур яшәдек. Сабыйларны да тигез күрдек. Ул көнне мин оныклар белән өйдә калдым. Алар мунчага китте. Берзаман төтен исен сизеп алдым. Төн уртасында бу балалар нәрсә эшли икән дип урамга чыксам, мунча дөрләп яна, – дип искә ала ул.

Гөлсинә апа, мунча ишегенең тыштан тимер белән бикләнгәнен күреп алгач, бөтенләй югалып кала. Нишләргә дә белми. Ничек тә балаларын коткарырга тырыша. Янгын сүндерүчеләр дә тиз килә. Әмма соң була инде.

Ул чакта гаилә йорт төзи башлаган була. Аны җиткергәнче, кечкенә генә вагонда яшиләр. Анда балалар өчен дә бар мөмкинлек була. Фаҗигадән соң, район опека бүлегеннән килеп, ике малайны приютка алып китәләр. Ксениянең өч кызын әнисе тәрбиягә  ала.

Пенсиядә булса да, эшләп йөргән була Гөлсинә апа. Сәламәтлеге буенча да кимчелекләр табылмый. Сабыйларны үзенә алыр өчен  документлар җыя башлый. Әмма торыр җирнең тиешле таләпләргә туры килмәве аркасында ул оныкларын ала алмый. Шуннан соң аның язмышы ил буйлап тарала.

– Кодагыйның ярдәм итәргә балалары, туганнары бар. Мин берүзем идем. Шөкер, аралашып яшибез. Мин дә игезәк малайларны үземә  рәсмиләштереп, опекун булдым. Оныкларны ятимнәр йортына җибәрмәгән өчен, мин бөтен дөнья халкына рәхмәт әйтәм. Бик авыр чагымда волонтер Юлия Хәкимова ишегемне шакыды. Хәлләремне сорашты, ярдәм итәргә сүз бирде. Минем ничек яшәвемне телевизордан күрсәттеләр. Әлеге сюжетны карап, миңа ярдәм итәргә теләүчеләр табылды. Мин инде өметемне өзгән идем, – ди ул.

Юлия Хәкимова акча җыюны оештырып, ризыклата, кирәк-ярак белән ярдәм итеп кенә калмый, ул үзе белән бер төзелеш оешмасы җитәкчесен дә алып килә. Егетләр килеп карагач, Калантаевлар сала башлаган өйне сарай итеп калдырып, яңа йорт төзергә карар кыла.

– Төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадовка чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Иң зур эшне алар башкарды. Без хәзер матур йортта яшибез. Бөтен уңайлыклары  бар. Сабыйлар сөенеп туя алмый. Ичмаса, торыр җиребез булды, – ди әбиләре. – Ничек кенә тырышсам да, әти-әниләрен алыштыра алмыйм. Әниләрен сорап елаган чаклары да күп. Кайчак юатыр сүзләр  таба алмыйча, ияреп елыйм. Әмма яшәргә кирәк. Малайлар барысын да аңлый, зиратка да еш  йөрибез, – ди Гөлсинә апа.

Малайларга 7 яшь тулган. Әмма әбиләре, быел мәктәпкә җибәрмичә торам, ди. Психологлар шулай  киңәш иткән.

– Иң мөһиме – авырмасыннар гына. Калганын ничек тә булдырырбыз. Көн саен бер теләк белән уянам: Аллаһы Тәгалә сабыйларны үстерерлек көч, сәламәтлек, гомер бирсен иде, – ди ул. – Җиде ай эчендә минем тормышка бөтенләй карашым үзгәрде. Җир йөзендәге миһербанлы кешеләрнең күплегенә шаккаттым. Өй кадәр өй салып бирсеннәр әле! Күпме кием, ризык китерделәр. Барысы алдында баш иям. Сезгә мондый хәсрәтне кичерергә язмасын.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84273/

Бәйле