Украинадан Татарстанга тагын бер солдат «кайта». Бу юлы Чүпрәлегә…

-- Лейла

8 июньдә Чүпрәле районында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Андрей Годуновны соңгы юлга озаттылар. Ул Ульяновскида Кутузов аерым гвардия десант-штурм бүлегендә контракт буенча хезмәт итә. Махсус операция башланганнан соң Украинага җибәрелә, дип яза “Туган як” газетасы.

Андрей Чүпрәле районының Яңа Элмәле авылында туган һәм үскән. Армиядә хезмәт иткәнче спорт белән мавыга, хезмәт сөючән һәм тырыш егет була.

Җеназага хәрби бригада вәкиле, гвардия капитаны Алексей Нечепуренко да килгән.

— Андрей һәм шундый ук батыр егетләр илебезне фашизмнан саклаган буынның эстафетасын алдылар. Без, үз чиратыбызда, хәтер эстафетасын кабул итәргә тиеш. Андрейның батырлыгын мәңге истә тотачакбыз! Без булмасак, кем соң?! – дигән ул.

Матәм митингында хәрби егетнең туганнары һәм якыннары, укытучылар һәм күршеләре катнашкан. Алар Андрейның нинди ярдәмчел һәм яхшы кеше булуын сөйләделәр.

Годуновның әнисе, хатыны, улы, ике апасы һәм энесе калган.

Бәйле