Татарстанның Буа районына кайгы килде. Украинадан солдат “кайтты”…

-- Лейла

Буа районында Украинада барган махсус хәрби операция барышында һәлак булган контракт хезмәтенең өлкән сержанты Исламдин Хөсәенов белән хушлаштылар, дип яза Буа районының “Байрак” газетасы.

Хәрбинең күп санлы дуслары, якташлар, авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре аны соңгы юлга озатты.

Черки-Кильдураз авылында узган матәм митингында муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, мәрхүмнең хезмәттәше, аның сеңлесе чыгыш ясадылар.

Исламдин Хөсәеновны Черки-Кильдураз авылы зиратында җирләделәр.

Бәйле