«Балам кулларымда «янып» үлде…»

31 яшьлек хатын баласының яман шеш авыруы белән көрәшүе турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

«Балаңны югалту — әти-әни өчен иң авыр кайгыдыр ул. Кызганычка каршы, бу кайгы безнең гаиләгә дә төште. Кызыма ике яшь тулгач, табиблар аның баш миендә яман шеш авыруы тапты. Беренче диагноз буенча дәваланырга мөмкинлек бар иде.

Эх, газиз балакаем… Нинди генә авылыклар күрмәде ул. Ике операция, химиятерапия һәм башкалар.

Шунысы кызганыч, аларның файдасы булмады.

Баламның соңгы ике ай гомере барысы өчен дә авыр булды. Ул минем кулларымда «янып» үлде. Мондый зур кайгы һәр кешене урап узсын иде. Хәзер ирем белән янә бала табарга куркыта. Белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Бәлки, психологлар ярдәм итә алыр…», дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-06-11/balam-kullarynda-yanyp-lde-2838292

Бәйле