Татарстаннан тагын бер солдат Украинада һәлак булган

-- Лейла

Татарстанның Менделеевск районыннан ефрейтор Денис Субханкуловның Украинада махсус хәрби операция вактында гомере өзелгән. Хәрби хезмәткәрнең һәлак булуы турында район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте, дип яза “Менделеевск хәбәрләре” газетасы.

Денис Субханкулов Менделеевскида туган, шуннан вакытлы хезмәткә чакырылган, ә аны тәмамлагач, оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган.

Хәрби хезмәткәргә 29 яшь була, аны Башкортстанның Әлши районында җирлиләр.

Бәйле