Ике тапкыр Сүриядә хезмәттә булган Роман Данилов Украинада һәлак булган

-- Лейла

Казаннан Роман Даниловның Украинада махсус операция барышында гомере өзелгән. Сержантны башта өйрәтүләргә җибәрәләр, аннан соң Данилов булган частьне фронтка җибәрәләр, дип яза “Казанский репортер”.

Роман Данилов Казанда хәрбиләр гаиләсендә туа, әтисе һәм абыйсы Казан танк училищесын тәмамлый. Роман баштагы мәлдә гомерен армия белән бәйләргә уйламый. Армиядә хезмәттә булып кайтуга 2010 елда эретеп ябыштыручы булып эшли, ә аннан соң инженер һөнәре буенча белем ала.

2016 елда Оборона министрлыгы белән контрактка кул куя һәм Оренбургка хезмәткә җибәрелә. orenday.ru басмасы хәбәр итүенчә, Роман Данилов ике тапкыр Сүриягә хәрби командировкага барган һәм биш медаль белән бүләкләнгән.

2022 елның 1 февралендә хәрби хезмәткәрне Украинага өйрәнүләргә, ә аннан соң фронтка җибәрәләр. 26 апрельдә Даниловның хатынына “Ирегез Украинаның Луганск өлкәсенең Кременная шәһәре астында һәлак булды”, дип хәбәр итәләр. Сержантка 32 яшь була. Аны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләклиләр.

Хушлашу тантанасы 2 майда уздырыла. Роман Даниловны әтисе туган ягында – Майкопта җирләгәннәр.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий