«Кимчелекләр һәркемдә бар, ләкин…»

«Яратасың икән, түзәсең», — ди Гүзәл Уразова.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның тату, матур гаиләсенә сокланучылар байтак.

Шушы көннәрдә Гүзәл социаль челтәрләрдә моның сере белән уртаклашкан.

“Аерылышкан гаиләләрне хупламыйм. Икесе дә гаепле. Кайбер чагында түзәргә дә кирәк, яратасың икән, түзәсең дә, көтәсең дә инде. Вакыты белән авыр чаклар да булды, булмады түгел. Мин дә аны яратып сабыр иткәнмендер, ул да шулай ук кичергәндер. Бер гаилә – гомергә булырга тиеш, килешәсезме?

Кимчелекләр һәрберсендә бар. Менә шул кимчелекләрне үзебездә дә, сөйгән кешебездә дә киметү зур көч тә инде. Яратып яшәгез, хыянәт итмәгез, балаларыгыз күп булсын, бәхетле булыгыз”, — дип язган Гүзәл Уразова.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-14/kimchelekl-r-rkemd-bar-l-kin-2838959

Бәйле