Илсөя Бәдретдинова Сабантуйда капчык киеп йөгергәндә кызык хәл килеп чыккан (ВИДЕО)

Кичә Илсөя Бәдретдинова Әтнә районы Күәм авылында Сабантуйда булган. Җырчы төркеме белән җырлап кына калмаган, уеннарда да катнашкан.

«Карагыз әле сез… капчык киеп йөгердек кичә Куәмдә группа белән. Җанкаларым, мин туктасам алар да туктый. Ахыры бик күңелле булды кәнишне. Не важно, но җиңдем!» — дип шаярта Илсөя.

Ахыры чыннан да бик күңелле, бөтенләй уйламаганча килеп чыккан.
Видеоны ахырына кадәр карагыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84558/

Бәйле