Чүпрәле районында өлкән сержант Денис Исаев белән хушлаштылар

-- Лейла

11 июньдә Чүпрәле районының Яңа Чәкер авылында Украинада махсус операция вакытында һәлак булган гвардия контракт хезмәтенең өлкән сержанты Денис Исаевны соңгы юлга озаттылар, дип яза «Туган як» газетасы.

Денис биш яшендә әнисез кала, яшүсмер вакытында әтисен югалта. Хәрбинең әнисе, әтисе һәм фаҗигале рәвештә һәлак булган апасы Яңа Чәке зиратына җирләнгән.

Денис Ульяновскида туган булса да, авылдашлары Украинада һәлак булган сержантны туганнары янында җирләргә теләк белдергәннәр.

Хәрби Исаев Ульяновск шәһәрендә 31нче аерым десант-штурм бригадасында хезмәт иткән. Аның хатыны, кызы һәм улы калган.

Бәйле