«Маршрутный лист» белән куркыткан Башкортстан TMTV премиясенә килгән татар җырчыларын ничек каршылый?[сәфәрдән язма]

ТАТАР ТУДЕЙ / ТАТАР БҮГЕН — Эльвира ФАТЫЙХОВА

15 июньдә, Уфаның “Башкортостан” дәүләт концертлар залында TMTV музыкаль премия концерты булды. Моңарчы гел Казанда узган чара, быел беренче тапкыр, Башкортстанда үтте. “Ни өчен анда?” дип аптыраучылар күп булды, шуңа башыннан ук ачыклык кертик.

Бу сорауга концерт башында ук танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова җавап бирде.

­– Хәтерләсәгез, моннан күпмедер вакыт элек, бик нык шаулаштылар. Татар артистларын Башкортстанга кертмиләр икән, диделәр. Аларны монда кертәләрме икән? Без моны тикшереп карарга булдык, — диде ул.

– Гөлназ, кертәләр генәме соң?! Без бит бүген 3 автобус, ике самолет, дүрт пароход, 4 поезд, 32 машина, бер көтү артист килде. Барысы да монда, сәхнә артында, сезне яратып килде, — диде икенче алып баручы Айрат Ильясов.

Арттырып җибәрсә дә, алай ук күп кеше килмәсәк тә, чынлап та, куып кайтармадылар. Тик Халык санын алу алдыннан булган ул чактагы вәзгыять белән хәзергесен чагыштырырга ярамый. Аннан соң, безнең артистлар Башкортстанга күп чыкты инде. Җитмәсә, әле генә, 25 майда – Уфада, 8 июньдә Казанның Пирамида концертлар залында, татар һәм башкорт артистларының “Бергә” хәйрия концертлары гөрләде. Шул рәвешле алар Донецк һәм Луганск шәһәренә ярдәм итәргә алынды. Мондый шартларда куып чыгармаячаклары болай да мәгълүм иде. Тирәнәеп тормыйм, әмма халык санын алу вакыйгасыннан соң, бу TMTV музыкаль премиясе тантанасы – үзе бер спектакль, матур сәяси адым булып балкып алды. Өстәвенә, башкорт артистларына да премиядән өлеш чыкты.

TMTV каналы директоры Лилия Кадыйрова әйтүенчә, концертка билетлар ике атна эчендә сатылып беткән. Бәяләре 1000-1200 сум булган. “Билетсыз керүче берәү дә юк”, диде Кадыйрова. Журналистлар өчен, баскычларга аерым урындыклар тезеп чыкканнар, зал шыгрым тулы иде. Башкорстан тамашачысы мондый концертларга сусаганлыгы сизелде. Алар һәр җырчыны гөрләтеп алкышлады. 

Концерт турында әллә ни күп сөйләмәм, аны TMTV каналы турыдан-туры трансляция ясап күрсәтте.

Ә менә тамашага кадәр булган вакыйгаларны языйм. Төне буе автобусларда килеп, иртәнге якта ук концертлар залын басып алган артистлар, көне буе репетиция ясады. 16:00 сәгатьтә Кызыл келәм тамашасы башланды. Иң беренче булып, тамашачы алдына Иркә чыкты.

ВИДЕОЛАР БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛДА, МОНДА БАСЫП КЕРЕГЕЗ!

https://t.me/tatartoday/21649

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Иркә арасында булып, хәзергә онытылып бетә язган гаугадан соң, “Барс Медиа”ның Иркәне кызыл келәмгә беренче чыгаруы үзе бер символик мәгънәгә ия иде шикелле.

Иркә иҗади төркеме белән

Келәмнән узган җырчыларга алып баручылар төрле сораулар бирде, образлары турында кызыксынды. Мәсәлән, Иркәнең командасында 15 кеше эшли икән. Ул үзенә дә, аларга да ел дәвамында 8-9 тапкыр образ үзгәртә, киемнәр тектерә, ди. Иркә ковбой стилендәрәк булгач, алып баручының аңа киеме турында сорау бирүен бераз аңлыйм. Әмма ак күлмәк белән кара чалбар кигән Илнат Фәрхуллин һәм аның командасына да “образыгызны ничек сайладыгыз, кем булышты” дигән сорау бирүләре кимсеткән төслерәк булды. Илнат үзе дә сәерсенде бугай: “Беркем дә булышмады. Өске якка акны киябез, аска караны дип сөйләштек тә, кидек тә килдек”, дип җавап бирде.

Җырчылар кызыл келәмгә машина белән каян киләләр микән дип, машина артыннан эзләп киттем. Ә алар 100 метрда, шул бинаның икенче ягында басып тора булып чыкты. Кызык икән, дидем дә, яңадан келәм янына барып бастым. Алар шул 100 метрны машина белән килеп, келәмнән күтәрелә торды, журналистлар кул чабып каршы ала торды. “Куан күңел! Бу шатлыкны әле аңлар кеше җирдә тумаган”…

Бу хәл-әхвәлләрдән соң, журналистлар өчен кечкенә генә матбугат очрашу ясадылар. Анда “Барс Медиа” компанияләре төркеме идарәсе рәисе Камил Гәрәев, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грэй, Илнат Фәрхуллин катнаштылар. “Барс Медиа”ның телне саклауда зур эш башкаруы турындагы сүзләр күп булды.

Бу ягын, чынлап та, инкарь итеп булмый. “Барс” булмаса, аны һичшиксез уйлап табарга кирәк иде. 22 ел дәвамында “Татар җыры” фестивален оештыруы гына да ни тора. Радио, телеканал эшенең әһәмияте, тәүлек буе татарча сөйләп торуы, нинди генә булса да, татарча контент тудыруы турында артыгын сөйлисе дә юк. Татар дөньясында грандиоз шоу-тамашалар ясаган, татар талантларыннан да, бөтенләй талант булмаганнарыннан да йолдыз ясый алган бу компаниянең милләткә файдасы барыбер зур булды.  

– Уфада булуыбыз – яңалык. TMTV музыкаль премиясе тантанасын җиденче тапкыр үткәрәбез, быел Уфага килдек. Бу беренче тапкыр гына булмас, татар-башкорт һәрчак бергә яшәгән, бу фестиваль аша безгә берләшергә, шундый чаралар аша да безгә телне сакларга һәм матур итеп яшәргә кирәк, — диде Камил Гәрәев.

“Сезнең асыл максатыгыз нидә соң?” дип кызыксынды бер башкорт журналисты. 

– Бу безнең өчен яңа тәҗрибә һәм бездә күп еллар дәвамында эшләгән, хезмәттәшлек иткән Башкортстан җырчыларына рәхмәт сүзебез дә. Татар эстрадасында сезнең җирләрдән булган җырчылар бик күп, — дип, зирәк кенә җавап бирде Камил әфәнде.

Элвин Грей, Камил Гәрәев, Айдар Галимов Уфада беренче TMTV премиясендә

“Ни өчен татар-башкорт шагыйрьләре, язучылары үзләре бастырган китабы гонорарына яши алмый, ә эстрада вәкилләре гөрләтеп яши? Бу татар-башкорт халкының китап укымыйча, күңел ачып яшәүгә генә кайтып калуы сәбәплеме, әллә башка сәбәбе дә бармы?” дип сорадым Айдар Галимовтан. Башта калган җырчылар көлгән булдылар, аннары шул сорауга күмәкләшеп җавап эзләделәр.

– Шигърият, проза белән эстраданы чагыштырып ярыштыру урынлы да, матур да булмас кебек. Бер карасаң, шигъриятсез эстрада яши алмый, икенче карасаң, алар барысы да үз тормышы белән яши. Әйе, финанс яклары шулайрак инде. Тик бу шагыйрьләрдән яки җырчылардан гына да тормый. Без, җырчылар, бүген бер шигырьне дә бушка алмыйбыз. Элек аның коммерция ягы юк иде, хәзер менә көйне генә түгел, шигырьне дә сатып алабыз, — диде Айдар Галимов.

– Безнең телне, сәнгатьне саклауда эшләгән бер генә эш тә артык түгел. Бу юнәлештә эш бар кешегә дә җитә, президентка да, җитәкчеләргә дә, халыкка да. Кем ничек булдыра ала – шулай эшли. Без дә, үзебезнең яктан, эшли алган кадәрен эшлибез, — диде Камил Гәрәев.

– Глобализация шаукымыдыр бу. Кеше җиңелрәк тормыш ярата. Интернет булмаса, бәлки, китап укыр идек. Хәер, заманында интернет булмаса да, мин унлап китап укыганмындыр инде. Шагыйрьләр булмаса, җырлар да булмас иде, — диде Әнвәр Нургалиев.

Кыскасы, нигә бүген язучыларның матди хәле шулай ук түбән тәгәрәп, артистларныкы күкләргә күтәрелеп китүе барыбер бик аңлашылмады. 

Концерт башланды. Аны, иң элек, башкорт музыканты ZAINETDIN шушы ачылышка дип махсус язган көй белән ачып җибәрде. Татар-башкорт дуслыгы турында сөйләнде. Аннан, Айдар Галимов “Җырлыйм туган якта” дигән җырын башкарды. Тантананы ул башлады, ул япты.

Гомумән алганда, дүрт сәгатьтән артык барган концерттагы 32 чыгышның дистәдән артыгы Башкортстаннан чыккан җырчыларныкы булды. Мәсәлән, Ябай-малай, Азалия Вәлиевалар үзләрендә бик популяр, алар шунда яши дә. Гөлназ Асаева да Казанга әле күптән түгел генә күченде. Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Радик Динәхмәтов, Ринас Шиһапов, Әнвәр Нургалиев, Зинира Рамазанова, Элвин Грэй – бар да чыгышлары белән Башкортстанныкы. Элвин Грэй дигәннән, ул татар җырчыларының Уфага килеп концерт ясавына рәхмәт сүзләре дә сөйләде бит әле. Бу хәлгә бик куануын әйтте. Мөгаен, бу башкалар өчен дә “юл ачык” дигән сигнал булгандыр.

Бәйле