«Мин хәзер ирекле артист»

Ваһапов фестивале лауреаты, җырчы Азат Абитов Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итүеннән туктаган. Моның сәбәбен ул социаль челтәрләргә урнаштырган видеоазмада аңлата.

Искәртик, Азат фонд белән 7 ел хезмәттәшлек иткән. «Контракт нигезендә 7 ел эшләгәннән соң, Ваһапов фонды лейблыннан киттем. Мин хәзер ирекле артист», — ди Азат.

Күпләр Азатның Рифат Фәттахов белән мөнәсәбәтләре турында кызыксыныр. «Ваһапов фонды белән контрактны без, Аллаһка шөкер, беренче көннән алып соңгы көненә кадәр исән-сау гына эшләп чыктык. Фонд белән дә, Рифат Әхмәтович белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдык һәм алдагы көннәрдә дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә эшләрбез, яшәрбез, дип ышанып калам», — дип искәртте җырчы.

Азат өчен фондтан китү шатлыклы да, шул ук вакытта күңелсез дә вакыйга икән. «Бу, бер яктан, бик шатлыклы вакыйга, чөнки 7 ел элек куйган максатларның барысына да ирештек дип саныйм. Икенче яктан, бик күңелсез, чөнки 7 ел ул аз вакыт түгел, гомеремнең өчтән бер өлеше. Мин әлеге елларны шушы Ваһапов фондында үткәрдем, анда үстем. Моның өчен Рифат Әхмәтовичка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мине – җиде ел элек беркем дә белмәгән егетне күреп, үз канаты астына алып, зур сәхнәләргә чыгарды. “Эстрадага, сәхнәгә чыгарам, йолдыз, артист ясыйм” дип вәгъдә бирде һәм сүзендә торды».

Билгеле булганча, Азат тормыш иптәше – Гөлсирин белән дә нәкъ менә фондта эшләгән вакытта танышып, кавышты. Моңа да рәхмәтле ул.

Азат Ваһапов фондының проектларында башка күренмәсме, диярсез. Моңа да ачыклык кертте җырчы. «Контракт бетте дә, концертларда башка күренмәячәкмен, дигән сүз түгел. Аллаһы Боерса, әле зур проектлар булыр, аларда күрешербез, җырларбыз, эшләрбез».

Алдагы план-ниятләре турында да сөйләде ул. «Иҗатка килгәндә, бу вакыйга минем иҗатымда борылыш чоры. Бу миңа бик күп мотивация бирә. Иҗат итәргә ашкынып торам. Яңа җырлар яздыра башладым, сез аларны тиздән ишетерсез. Яңа клиплар, яңа образларны күрерсез. Әлбәттә, бу җаваплы чорда миңа сезнең терәк булуыгыз бик кирәк. Шушы җиде ел эчендә сезнең, гаиләмнең ярдәменнән башка мин бернигә дә ирешә алмаган булыр идем. Алдагы көннәрдә дә бергә булырбыз дип ышанып калам. Мин моңа шикләнмим, чөнки минем тамашачылар — дөньяда иң яхшылары. Минем белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт», – ди Азат.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84812/

Бәйле