Быел яхшы, ә урыны-урыны белән хәтта рекордлы уңыш җыеп алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Журналистлар белән очрашуда белгечләр әнә шулай дип белдерде. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әйтүенчә, җәй уртача температура 15 градустан артып киткәч башлана.
– Узган ел Казанда җәй 9 майда башланган иде, быел ул 20 көнгә соңарып – 30 майда гына килде. Җылы вакыт исә якынча 20 сентябрьдә, уртача температура 10 градуска төшкәч тәмамлана. Казанда җәй уртача дүрт ай дәвам итә, – диде Юрий Переведенцев.
Белгеч әйтүенчә, температура характеристикалары буенча һава торышы җәйге чорда тотрыклырак. Әгәр 1976 һәм 2021 еллар аралыгын алсак, Россиядә җәйге температура арта, дип белдерде ул.
– Соңгы елларда безнең илләрдә климат җылынуга таба бара. Идел буе федераль округында көньяк-көнчыгыш районнарда явым-төшем аз була, ә бездә язгы һәм кышкы чорда алар арта да, җәен кими. Бу авыл хуҗалыгы өчен яхшы түгел, – диде галим.
Ә менә быелгысы язның яңгырлы килүе, аннан соң акрын гына җылытып җибәрүе язгы культуралар тишелеп, әйбәт итеп үссен өчен һава торышы яхшы шартлар тудырды, дип саный галим Марсель Таһиров.
– Бу ел үзенчәлекле, – ди ул. – Без мондый яңгырларны иртә язда һәрвакыт көттек. Быел явым-төшем күп булды, кайбер урыннарда хәтта артыграк та. Ләкин мин май һәм июньдә яуган яңгырлар барыбер артык булмый, дип саныйм. Алар мул уңыш алыр өчен әйбәт.
Шулай да әлегә уңышның күпме булачагын алдан фаразлау кыенрак, чөнки алга таба күп факторлар йогынты ясый.
– Уҗым культуралары да, язгылар да, кузаклылар да, терлек азыгы үскән кырлар да бик матур, – диде ул. – Һава торышы бүгенге кебек җылы булса һәм ул сакланса, табигать үзенекен эшләячәк. Быел үсемлекләр 15 көнгә соңарып өлгерсә дә, яхшы, ә кайбер урыннарда хәтта рекордлы уңыш җыеп алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Галим сүзләренә караганда, артык эссе дә кайбер культуралар өчен уңай түгел. Мәсәлән, бәрәңге өлгерер өчен 15–17 градус җылылык яхшы булса, бөртеклеләр өчен 25 градус кулай.
КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, майда уртача температура 3,5 градуска түбәнрәк булган. Быел 5,5 ай эчендә барлыгы 330 мл явым-төшем яуган.
– Норма буенча 160 мм булырга тиеш. 18 майда тәүлегенә 28 мм явым-төшем яуды, бу абсолют рекорд булмаса да, сирәк күзәтелә торган күренеш. Мондый хәл 1983 елдан бирле булмады, – диде ул.
Аның каравы, салкын һава булгач, шәһәр халкын черкиләр тешләп җәфаламаган. Мондый температура коену сезонына да йогынты ясамый калмады, билгеле.
– Коену өчен 20 һәм аннан югарырак температура яхшы дип санала. Хәзерге вакытта Казан тирәсендәге Куйбышев сусаклагычындагы суның җылылыгы 15 градусны тәшкил итә. Башка елларда бу вакытта 17,5 градус була торган иде. Ә тиешле норманы Татарстан сулыклары 21 июньгә генә җыя. Быел исә су июльнең икенче яртысында гына җылынып бетәчәк, – дип аңлаттылар.
Хәер, галимнәр быел июль дә артык эссе булмаячак дип фаразлый. Августта да артык җылы һава торышына өметләнмәскә киңәш иттеләр.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84893/