«Үземнән бәхетле әни ясыйм…»

Яшәгән, ди, булган, ди, бер әни. Ул бер ялгызы дүрт бала үстергән. Бик авыр булган аңа. Әни кеше эшкә йөргән, эштән кайткач, аны “икенче смена” көтеп торган. Ул аш-су бүлмәсендә кайнашкан, юган, чистарткан, җыештырган…

Әлбәттә, бу авыр тормыштан зарланмыйча булдыра алмаган ул. Акча җиткерү дә авыр булган. Балаларга да “өлеш” төшкәләгән. Өйдә еш кына тавыш та чыккалаган.

“Мин бит дөрес яшәмим! — дигән уй килгән беркөнне әни күңеленә. — Минем бу авыр тормышымда балаларның гаебе юк бит!”
Аның яхшы әни буласы килгән һәм ул киңәш сорарга зирәклеге белән дан тоткан карт янына киткән. Шул вакыттан соң аны алыштырып куйганнармыни — ул елмая башлаган, бәхетле күренгән. Әлбәттә, акча артмаган, балалар да шуклыкларын онытып, тынычракка әйләнмәгән. Ләкин әниләре аларга башкача кычкырмаган…

Бу әни атнасына бер тапкыр кирәк-ярак артыннан базарга йөргән. Хәзер ул сабыйларына кечкенә булса да бүләкләр алып кайта башлаган. Бүләкләрен тараткач, ул бераз вакытка үз бүлмәсенә бикләнгән. Балаларына бу вакыт эчендә аны борчырга, янына керергә рөхсәт итмәгән.

Балалар бу хәл белән бик кызыксынган, әлбәттә. Беркөнне түзмәгәннәр, бүлмәне ачып караганнар. Әниләрен күреп, шаккатканнар — ул… тәмле-тәмле кәнфитләр белән тыныч кына, ашыкмыйча, рәхәтләнеп чәй эчеп утыра икән.

— Әни, нишлисең?! Ә без? Безгә бу кәнфитләрне нигә бирмәдең?! — дип кычкырып җибәргән үпкәләшкән балалар.
— Чү, балалар, тавышланмагыз, мин сезгә бәхетле әни ясыйм, — дип елмайган әниләре.

Балалар бәхетле булсын өчен әни кешенең дә кечкенә үз шатлык-сөенечләре, үзенә генә багышланган минутлары булырга тиештер ул ә, дуслар? Килешәсезме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-06-16/zemn-n-b-hetle-ni-yasyym-2841651

Бәйле