Хәниянең эзләреннән — кызы, оныклары…

Сөекле җырчыбыз Хәния Фәрхинең якыннары — аның туган ягында.

Татарстанның халык артисты, халык күңелендә мәңге яшәячәк Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина бу хакта социаль чклтәрдә болай яза:

— Якыннар, газизләр, кадерле кешеләрем кайтты. Сөйләшеп сүз бетми, сокланып карап туеп бетеп булмый узләренә. Нинди генә сүз, нинди генә тема сөйли башласак та, Кояшымның исеме белән сөйли башлыйбыз. Әйтерсең лә йөрәк парәм алар белән бергә кайткан. Алиямнең гаиләсе, киявем, өч алтын бөртеге: Әминәм, Ясминәм, кечкенә Рамазаныбыз һәм дә «кодагыем» дип өзелеп торучы Тәслимә кодагый, Шамил кода. Тау кадәр күчтәнәч, бүләкләр төяп кайтып, һәрберебезнең күңелен күргән хөрмәтле кунакларга чиксез рәхмәт. Балакайларының игелек-шәфкать күреп, сәламәт гомерләрдә яшәргә насыйп булсын.

Кояшымның музеена, һәйкәленә бардык. Балакайлары кавышканнан алып бик тату яшәгән кодагыйларга алар бик ошады. «Менә бит кодагыебыз мәңгелеккә кайткан бит», — дип, һәйкәл янына утте Шамил кода. Гел генә бүләк, кучтәнәчләр, тәмле теле белән безне шатландырган Тәслимә кодагый Кояшымның музеена ул яраткан күлмәген һәм күз явын алырлык беләзекләр, бизәнү әйберләрен алып кайткан. Кояшым мәңгегә киткәннән соң Алиямнең ике кечкенәсе мине дә «дәү әни» дип яратып дәшүләре йөрәгемне җылыта..

Көн матур, кояшлы булу сәбәпле, туган авылыбыз Салаевка-Салаелгага да юл тоттык. Зур шәһәрдә яшәсәләр дә, куңелләре нәкъ авылча гади ихлас кунакларымның авылыбызның кыргый матурлыгына сокланып, Хәния кодагыйкаем көчне, моңны туган авылыннан алган икән бит, дип, күңелләре тулды кодагыебызның. Әйе, кояш нурларын да көзгедәй ялтыраган күлебез дә, зифа камышлар да, урамда үскән һәр чәчәк, һәр үлән дә искиткеч матур, хозур шул бездә. Моңсу — алар арасында, нурлы йөзле, барысын бергә кочагына алып яраткан Кояшым юклыгы. Рәхәтлеге — Кояшымның нуры булып кызлары тулы, иманлы тормышта яшәп, аның гомерен оныкларында дәвам итүе.

…Хәния апа Мәскәүдән кайтканда кулына чемоданын тотып, җилкәсенә Алиясен алып авылга илткән юлдан җәяү атлаганын сөйли иде. Аннан, башын артка ташлабрак, рәхәтләнеп көлә иде. Авырлыктан да бер ямь таба белерсеңме?! Аның кебекләр сирәк шул… Шул юлны фотога төшергән булса кирәк Фирүзә.  

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-20/h-niyane-ezl-renn-n-kyzy-onyklary-2847107

Бәйле