«Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәбез…»

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны бүген нәрсә борчый?

Татар эстрадасының популяр пары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның олы кызлары Эллари быел мәктәп тәмамлады. Ул инглиз телен яратып өйрәнгән икән.

«Имтиханнарын әйбәт кенә биреп бетергәч, үзебезнең Казандагы берәр университетка керер дип уйлап торабыз. Баланы әллә кая читкә җибәрәсе килми. Бергә-бергә рәхәт.

Безнең юлны дәвам итүгә килгәндә, җырчы булырга исәбе юк бугай. Документларын төрле юнәлешләрдәге берничә уку йортына биреп карарга җыена, әмма мәдәният өлкәсен сайламас дип уйлыйм. Имтиханнарга инде бер ел буе ныклап әзерләнә. Көне-төне укыды, репетиторлар белән дә шөгыльләндек. Мәктәптә дә гел яхшы билгеләр генә алып килде. Шуңа күрә кызымның үз-үзенә ышанычы көчле. «Әни, минем баллар яхшы булырга тиеш, тырыштым бит», — ди. Шулай дисә дә, барыбер каушый, бала бит әле ул. Без үзебез исә барысы да әйбәт булыр дип өметләнәбез», — дип сөйләгән Гүзәл.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-06-19/barysy-da-yb-t-bulyr-dip-metl-n-bez-2846463

Бәйле