Украинага Алабугадан үз теләге белән киткән Рамил Шабуров һәлак булган

-- Лейла

Украинада махсус хәрби операция вакытында Алабуга районы кешесе, зур гаилә башлыгы, солдат һәм патриот Рамил Шабуровның гомере өзелгән. Хәрби белән 21 июньдә Алабугада хушлаштылар, дип яза “Казанский репортер”.

Рамил Шабуровны соңгы юлга озатырга бик күп дуслары, элеккеге хезмәттәшләре һәм Шабуровлар гаиләсен белүчеләр килгән. Гаилә Танай авылында яшәгән, хәрби хезмәткәр белән хушлашу өчен авылдашлары да җыелган.

Матәм чарасында республика исеменнән Татарстан Республикасының юстиция министры, Алабуга башлыгы, ветераннар оешмасы һәм Рамил Шабуров тәмамлаган милиция мәктәбе вәкилләре катнашкан.

Мәрхүмнең өч баласы калган.

Бәйле