Алсу Фазлыева: «Ниндидер сихри әйбер булды» [фотолар]

-- Лейла

Танылган җырчы Алсу Фазлыева әни булган тәүге көне турында хатирәләре белән уртаклашты.

— Зифа Азат кызы Фазлыевага 1 яшь. Бу бер ел күз ачып йомганчы үтте дә китте. Әле генә булган кебек: Зифа туды, ул мәгълүматны интернетка урнаштырдым, ә сез ихлас күңелегездән безнең өчен сөендегез!

Ике малайдан соң кыз тууы минем өчен ниндидер сихри әйбер булды (кабатлап язганга гафу итегез, чөнки әле дә ышанып бетә алмыйм). Аллаһы Тәгалә бар икәненә тагын бер кат инандым. Сабыр булырга һәм сорый белергә генә кирәк икән.

Улларым — ике канатым, минем ярдәмчеләрем. Сеңелләре өчен үлә язып торалар. «Рәхмәт, әни, Зифа өчен!», — дип, көн саен кабатлыйлар.

Кызым, сәламәт, озын гомерле бул! Без сине бик яратабыз, — дип яза социаль челтәрләрдә Алсу ханым.

Бәйле