Лаешта Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Ренад Мәҗитовны соңгы юлга озаттылар

-- Лейла

Татарстанның Лаеш районы Татар Янтыгы авылында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Ренад Мәҗитов белән хушлаштылар. Ир-ат Украинадагы махсус операциягә үзе теләп киткән, анда механик-йөртүче булып хезмәт иткән, дип яза “Кама ягы” газетасы.

Мәҗитовның ничек һәлак булуы турында хәбәр ителми. Ул Үзбәкстанда 1972 елда туган, аннары аның гаиләсе Татарстанга күчеп кайткан. Ренадның Татар Янтыгы авылында яшәгәне билгеле.

Авылдашлары ир-атның 16 майда Тат.Янтыгы авылында булуын, мәчеткә кереп, хәер калдырганын һәм соңыннан Украинага хезмәткә китүен сөйлиләр. Бу турыда ул олы абыйсы Михаил Моисеевка хәбәр иткән.

– Миңа шалтыратмагыз. Үзем хәбәрләшермен, – дип кенә әйткән ул.

Контракт буенча хезмәткә китүен туганнарына да әйтмәгән хәрби хезмәткәр. Матәм митингына җыелган авылдашлары, туган-тумачалары Ренад Мәҗитовны үтә дә ачык йөзле, булышучан, гади буларак искә алалар.

Ренад Мәҗитовка 49 яшь булган.

Бәйле