Югары Ослан районына кайгы килде… Украинада һәлак булган матрос белән хушлаштылар

-- Лейла

Югары Ослан районында Луганск һәм Донецк халык республикалары территориясендә үзенең хәрби бурычларын үтәгән 26 яшьлек Азиз Саттаровны соңгы юлга озаттылар, дип яза «Волжская Новь» газетасы.

Азиз Саттаров 1995 елда Үзбәкстанда туган. Югары Осланның Тат.Борнаш мәктәбен тәмамлагач, егет армиягә китә. Беренче контрактка – 2015 елның августында, икенчесенә – 2019 елның июлендә кул куя. Хәрби хезмәтне Петропавловск-Камчатскийның элемтә ротасы элемтә взводы электростанциясендә үтә, соңыннан исә Украинага хезмәткә җибәрелә.

2022 елның 12 июнендә Донецк һәм Луганск халык республикаларын азат итү буенча махсус хәрби операция вакытында Ватан алдында бурычларны үтәгәндә һәлак булган.

Матрос Саттаровны соңгы юлга озатырга авылдашлары, укытучылар, сыйныфташлар, хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, руханилар җыелган.

Һәлак булган хезмәттәшен озатып кайткан прапорщик Максим Мирзоев Саттаровның гаиләсенең һәм барлык катнашучыларның кайгыларын уртаклашты. Соңыннан хәрбине үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләү турындагы боерыкны укыды.

Азизның гаиләсе Үзбәкстаннан 20 елдан артык элек, анда тәртипсезлекләр башлангач, Югары Бистә авылына күчеп кайткан. Ул вакытта малайга өч яшь була. 9 сыйныфны ул җирле мәктәптә тәмамлый, күрше Татар Борнашы авылында урта белем ала.

– 20 елдан артык шушы гаилә белән янәшә яшибез, тәртипле гаилә, хезмәт сөючәннәр. Азиз тыныч, салмак кына малай иде, күргән саен һәрчак кочаклап, исәнләшер иде… – диләр җирле халык. – Берничә ел элек апасы Азизә вафат булды, ә хәзер ул үзе дә. Балаларны җирләү бик авыр, Зәйтүнәгә Алла ярдәм бирсен, ул бик кызганыч, – дип ачынып сөйлиләр.

– Мин Азиз белән тугыз ел укыдым, ул оялчан малай иде, яхшы укыды, класста барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә иде, – ди сыйныфташы Надежда Галләмова. – Без аның белән соңгы тапкыр күрешкәч, ул контракт буенча хезмәт итәргә китүен әйтте. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын!

Азиз Саттаровны, туганнарының ихтыяры белән, провослав зиратына җирләгәннәр. 26 июльдә егеткә 27 яшь тулган булыр иде…

Бәйле