Бакчагызда тузганак үсәме?

Моның өчен 50 мең сумга кадәр штраф яный.

Бакча участогында чүп үләннәре үстергән өчен 20дән 50 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Хокук позициясе» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин сөйләде.

Юрист ассызыклаганча, штраф билгеләгәндә, гадәттә, объектив факторны исәпкә алалар, ә атап әйткәндә: җир участогының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керүен.

«Әгәр дә сез авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир хуҗасы булсагыз, сезгә участоктан максатлы файдаланмаган өчен штраф салырга мөмкиннәр, тик бу чүп үләннәрен мотлак рәвештә үстерүегез һәм алар үскән урын участокның гомум мәйданының 20-25 процентын тәшкил итүе расланган очракта гына. Әгәр сез ИЖС категориясенә караган, яки бакчачылык участогы хуҗасы булып торасыз икән, штраф санкцияләре сезгә кулланыла алмый», — дип аңлата Редин.

Ә менә, участок категориясенә карамастан, агулы балтырган үстергән өчен теләсә кайсы очракта да штраф билгеләнәчәк, дип ассызыклый ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/selo/2022-06-22/bakchagyzda-tuzganak-s-me-2850225

Бәйле