Гүзәл Уразованың бәхет сере

Дүрт бала анасы, татар-башкорт яшәгән төбәкләрдә киң танылу алган җырчы, Әлшәй районының Трунтаиш авылы килене, зәвыклы, чибәр, уңган ул. Ә бәхетне нидә тапкан?

«Минем өчен тормышта бәхетле булу өчен иң мөһим, бертигез кадерле 5 әйбер бар», — ди ул һәм аларның һәрберсен санап чыга:

  1. Балаларым — тормышымның яшәү мәгънәсе. Аларны сәламәт һәм бәхетле итеп күрү — иң зур бәхет. Моның өчен мин барлык көчемне бирәм.
  2. Янымда яратучы, мине аңлаучы, миңа көч бирүче, канатландыручы, яшәргә — дәрт, иңнәремә канат куючы
    ирем булуы. Аннан башка әлеге тормышымны күз алдыма китерә алмыйм.
  3. Яраткан һөнәрем мине тагы да бәхетле итә. Кайбер кешеләр килеп, «Гүзәл! Мин бит үлемнән калдым синең җырларны тыңлап!», дип әйтәләр. Димәк, мин юкка гына яшәмим, юкка гына җырламыйм.
  4. Әти-әнием янымда. Алар — минем терәкләрем. Аларның исәнлеге, сәламәт булуы — минем өчен зур бәхет. Әт-әни исән чагында без — балалар.
  5. Мохтаҗ кешеләргә ярдам итә алам. Аларга ярдәм иткән саен Аллаһы юлымны ача. Чын күңелдән булганга ача».
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-06-24/g-z-l-urazovany-b-het-sere-2852709

Бәйле