Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Лилиямне зиратка кадәр Коръән озатып барды»

-- Лейла

Интернетта “Женщина огонь” буларак танылган Гүзәл Хөснетдинова сеңлесе Лилияне күмгән көнне могҗиза булуы турында сөйләде.

– Тагын иртә җитте. Башта һаман бер уй… Җомга көнне сеңлем Лилиянең җидесен үткәрәбез, өстәлләрне шул килеш кенә калдырдык. Мин улым Радэльне ашатырга дип уяндым. Әнием инде торган иде… Елап утыра…

Радэль дә бүген бик начар йоклады. Беренче өч көнне улым әтисе белән кунды. Бүген бергә әби өендә булдык. Улым төнлә бик еш уянды һәм текәлеп бер җиргә карап торды.

Төнге икедә торып утырды да, бүлмәнең почмагына карап, «Апа, апа!» дип, кычкырып җибәрде. Мин бик курыктым…

Аннары сеңлемне күмгән көнне бер могҗиза булды, аны да әйтә алмыйча булдыра алмыйм! Хәзрәт Лилия өстендә дога укыды да, Коръән китабын Лилия өстенә куйган. Шул китап зиратка кадәр барган бит!.. Китап нәзек кенә чыбык өстендә барып җитә алган. Төшеп тә китмәгән бит хәтта!

Лилияне озатырга халык искиткеч күп җыелган иде. Мин шаккатым. Инде бу килмәс дип уйлаган кешеләр дә соңгы юлга озатырга килгәннәр иде. Башкортстан, Оренбург, Тольятти якларыннан кайтучылар булды. Дустым, «Ут белән уйнама» проектының беренче сезоны җиңүчесе Коба тормыш иптәше белән кайткан иде. Аларның бит ширбәт айлары иде, аңа карамастан безнең кайгыны уртаклашырга очып килеп җиттеләр. Минем проектта катнашучылар үзләре генә түгел, иррләре, әти-әниләре белән дә кайтучылар күп булды. Шул вакыт мин Лилиягә шалтыратып: “Карале, кемнәр бар монда…” диясем килде. Тик уйларымнан арынып, бүтән мин Лилиямә шалтырата алмыйм бит, дип куйдым! Беркайчан да шалтырата алмыйм бит! Беркайчан да! – дип яза блогер.    

Бәйле