Украинада Татарстаннан 30 яшьлек Илмир Мөнәсипов һәлак булган

-- Лейла

Украинага егет үз теләге белән киткән һәм рядовой булып хезмәт иткән, дип яза «Казанский репортер».

Илмир Мөнәсипов Татарстанның Мөслим районы Ташлыяр авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Сарман аграр көллиятенә укырга керә, анда эретеп ябыштыручы һәм машина йөртүче булып эшли. Укудан соң егетне армиягә алалар. Армиядән кайткач, ул Чаллы, Мәскәү, Симферопольдә гражданлык өлкәсендә эшли.

Агымдагы елның май аенда Илмир Мөнәсипов Украинага ирекле рәвештә барырга теләк белдерә. Ул Оборона министрлыгы белән өч айга контрактка кул куя, әмма фронтка киткәннән соң ике атна узгач ук һәлак булган.

— 21 майда китте, 7 июньдә үк гомере өзелгән… Безгә шулай дип әйттеләр, Илмир минометлы атуга эләккән, — дип сөйли хәрбинең дусты.

Рядовойны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.

Бәйле