Украинада 22 яшьлек Чаллы егете һәлак булган

-- Лейла

Украинада махсус операция вакытында Чаллыдан 22 яшьлек контракт белән хезмәт итүче Илдар Садриевның гомере өзелгән. Егет Тукай районы “Татарстан” поселогында җирләгәннәр, дип хәбәр ителә Чаллы мэриясендә.

Илдар Чаллыда туып-үскән. Биредә ул «Механик эшкәртүдә станоклар һәм җиһазлар көйләүче» белгечлеге буенча техник көллиятне тәмамлаган. Берничә ел элек егет контракт буенча эшкә китәргә дигән карар кабул иткән.

Бәйле