Кайбыч районында Украинада һәлак булган хәрби хезмәткәр белән хушлаштылар

-- Лейла

23 июньдә Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган Олег Уткинны соңгы юлга озаттылар. Аны Ульянково авылы зиратына җирләделәр, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.

30 яшьлек сержант Олег Уткин 2018 елда контракт төзи һәм Наро-Фоминскида хезмәт итәргә китә. Аннан соң Украинага махсус операциягә җибәрелә, “КАМАЗ” шоферы була. 21 майда Украина гаскәрләре Россия гаскәрләренең позицияләре буенча минометтан ут ачалар. Шундыйларның берсе Олег Уткинның машинасы янында шартлаган. Авыр контузия алган сержантны Луганск госпиталенә озаталар. Бер көннән ул баш миенә кан савудан үлә.

Матәм митингында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район кураторы, Татарстан Республикасы Президенты вәкиле — Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Зәнтемиров, майор, Олег Уткин хезмәт иткән рота командиры, шулай ук авылдашы Максим Карсаков, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп коллективы, яшь армиячеләр, туганнары һәм авылдашлары катнашкан.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий