Нурлатка солдат “кайтты”…

-- Лейла

23 июньдә Хәтер һәм дан мемориаль комплексы территориясендә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Нурлат егете Айдар Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар, дип яза “Нурлат-информ”.

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган 39 яшьлек солдат белән хушлашырга йөзләгән Нурлат кеше килде. Муниципаль район башлыгы Алмаз Әхмәтшин туганнарының, якыннарының әтисе Али Сабировичның, әнисе Флюрә Шафиковнаның, абыйсы Айрат Алиевичның кайгыларын уртаклашты.

– Контракт хезмәте вакытында Айдар Хәйруллин үзен намуслы, җаваплы, тәртипле хәрби хезмәткәр буларак күрсәтте. Аны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр, – диде Самара шәһәренең хәрби часте вәкиле Айвар Хисмәтуллин.

Айдар Хәйруллин Нурлатның 2нче шәһәр мәктәбен 2000нче елда тәмамлый, Казан автотранспорт техникумында белем ала, соңгы елларда Арктикадагы хәрби объектта вахта ысулы белән эшли. Ул 2022 елның 20 июнендә Украинада махсус операция вакытында хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була. Аңа 39 яшь булган.

Бәйле