Танылган эстрада җырчысы Альберт Нурминский өйләнде

Россия эстрадасының популяр артисты, Татарстан егете Альберт Нурминский никах укытты. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Җырчы никах фотоларын беркетә һәм «Алда безне күп кенә яңа борылышлар көтә», -дип язып куя. Альбертның кәләше — Туймазы кызы Алсу!

Альберт тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан. Ул карьерасын үзе иҗат иткән татар җырлары белән башлап җибәрде. Хәзерге вакытта рус телендәге җырлары бик популяр. Алар күп кенә музыкаль платформаларда иң күп тыңланганнар рәтенә керә.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/258488-tanylgan-estrada-yrchysy-albert-nurminskiy-yl-nde/?sphrase_id=91017

Бәйле