Илсөя Бәдретдинова: «Яратсам чын күңелдән яратам инде мин үзе..»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең телеграм каналында «Яратсам от души яратам инде мин үзе.», — дип язып куйган.

Берәүләр «Илсөя гашыйк булдымы әллә?», дип уйласалар, озакка сузмыйча әйтәбез. Әйе, тик ир солтанына түгел, ә кечкенә бәтигә. Илсөя фотосессия вакытында булган видео белән бүлеште.

«Монысын да куясы килә. Яратсам от души яратам инде мин үзе. Тешләп бетереп… Куып-куып… Хәлдән тайганчы… Яратып, яратылып яшәгез!», — дип язган җырчы пост астына.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/260955-ils-ya-b-dretdinova-yaratsam-chyn-k-eld-n-yaratam-inde-min-ze-/

Бәйле