Филүс Каһиров җырлаганда кем турында уйлый?

Дөрес булса, Тямай турында икән. Чын-чын. Үзе шулай диде.

Социаль челтәрдәге dидеосында җырчы сәхнәгә чыгып басуга ниләр турында уйлавын әйткән.

«Концертта җырлаган вакытта минем уйлар:

Киләсе куплетта нинди сүзләр әле?

Залда ничә кеше икән?

Үтүкне сүндердемме?

Тямайга ничә яшь ул?

Балалар өйдә нихәл микән?

Гитараның тавышы җитми ахры…

Бөтен әти-әниләр дә «Синий трактор» җырын яттан беләме икән?»

Иң беренче комментарийны Фирдүс Тямаев язган. «Мин причем монда?» – дигән ул аптыраган ул.

«Белмим, кайчагында шулай уйлап куям», – дип язган аңа Филүс.

Үзе дә ике малай әтисе, җырчы Илгиз Шәйхразиев: «Праппалям, паппалям», – дип башлаган «Синий трактор» җырын нәкъ балалар телендәгечә.

«Синий трактор едет к нам», – дип дәвам иткән Филүс.

«Посмотрите на него, кто же там поет? Киек каз юллары», – дип уенга кушылган Илгиз Хисамов.

«Бу кадәр уйлар белән сәхнәгә ник чыкканыңны онытырсын», – дип тә комментарий язган берәү.

«Шаярам гына. Чыгыш ясаганда бары тик моңга тулып җырлыйм, хисләрем турында уйлыйм», – дип тынычландырган Филүс барысын да.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-07-03/fil-s-ka-irov-yrlaganda-kem-turynda-uylyy-2861601

Бәйле