Айгөл Бариева гаиләсендә авыр кайгы

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариеваның тормыш иптәше Линар әфәнде вафат булган. Бу турыда җырчының гаилә дуслары социаль челтәрләр аша хәбәр итә.

— Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем, авыр кайгыңны уртаклашам. Түз, җаным, сабыр бул! Линар, син мәңге безнең арада булырсың, — дип яза Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева.

Линар әфәндене соңгы юлга озату Казан шәһәре хастаханәсенең хушлашу залында була.

Бәйле