Айгөл Бариеваның ире — Линарның үлем сәбәбе билгеле булды

Кичә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның ире вафат булган. Җырчының иренә инфаркт булган. Аңа нибары 53 яшь була.

— Бик кызганыч. Линарның гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган. Матур гына яшиләр иде. Табиблар инфаркт дигән. «Ашыгыч ярдәм» дә килгән. Әмма коткара алмаганнар. Линарны бүген Казанның Яңа бистә зиратына җирлиячәкләр. Сабырлык телим,-ди Гөлнара Габидуллина.
Линарның урыны оҗмахта булсын!

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86257/

Бәйле