Гүзәл сәхнәгә түшәмнән төшәчәк

Ул утырган боҗрага 2000 асылташ куелган. Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова иҗатларына 20 ел тулу уңаеннан оештырылган концертта тагын ниләр белән шаккатырачак?

«Ике мең кыйммәтле таш белән бизәлгән боҗра, ак каурыйлардан ясалган эксклюзив күлмәк, 50 иң югары дәрәҗәдәге артист бер сәхнәдә.

Мин 11 метр биеклектә. Гөмбәз астыннан мине төрле яклап су юып тора. Тирә-якта кинокамералар, коптерлар, ут куелышы һәм бу төш түгел».

Төшкә охшаган… Монды хәлне сәхнәдә күрсәтсә Филипп Киркоров кына күрсәтә ала иде. Ә хәзер — үзебезнекеләр! Боларның барысын да уйлап та табарга кирәк бит әле… Гамәлгә ашыру турында сүз дә юк.

Гүзәл Уразова бу хакта үзенең телеграм каналында яза. Концертның репетициясеннән бер фото да урнаштырган.
«Без сезнең өчен уникаль программа әзерләдек. Дүшәмбе сәгать унда юбилей сезонына әзерлек турында проморолик күрсәтәчәкбез һәм алдагы концерт турында кайбер нечкәлекләрне дә сөйләрбез. Без сезнең өчен 20 ел эчендә булган иң яхшы әйберләрне әзерләдек», – ди ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-07-04/g-z-l-s-hn-g-t-sh-mn-n-t-sh-ch-k-2861930

Бәйле