Украинадагы хәрби махсус операция барышында Татарстанның Алексеевск районнын Александр Сергеев һәлак булган, дип яза “Заря” газетасы.
Хәрби хезмәткәрнең гаиләсенең кайгыларын район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков уртаклаштылар. Александр Сергеевны соңгы юлга туганнары һәм якыннары, авылдашлары һәм хезмәттәшләре озатты.
Александр Сергеев 1979 елның 28 июнендә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә туган. Район үзәгенең беренче мәктәбен тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң Алексеевск БТИ үзәгендә эшләгәг, 2015 елда исә контракт буенча хезмәт итәргә киткән. Өйләнгән булган, тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергән.
Александр Сергеев 2022 елның 10 июнендә һәлак булган.





























