Питрәч районында 17 яшьлек егет мәчетне талаган һәм машина урлаган

Питрәч районының Шәле авылында 17 яшьлек егет мәчетне талаган һәм машина урлаган. Җирле мәчет имамы Тимур Латыйпов әйтүенчә, угрының мәчеткә инде икенче тапкыр кул сузуы икән. Беренчесе 24 июньдә булган. Бу көнне мәчеттән садака акчасы тутырылган тартманы урлап качкан.

Бер атнадан соң тагын бирегә килеп чыккан. Бу юлы мәчет тәрәзәсен ватып, садака акчасын урлаган. Ул гына да түгел, ярдәмче йортка кереп, хезмәт машинасы ачкычын тапкан һәм машинага утырып качкан. Каракны тотканнар. Ул машинага зыян салырга өлгергән.

Имам әйтүенчә, каракны җибәргәннәр. Ул биредә яшәүчеләрне куркытып тора, балаларына яный, акчаларын урлый икән.

Озын куллы егет әбисе тәрбиясендә генә үсә, әнисе Казанда яши. Әле күптән түгел кибетне талап чыккан булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86489/

Бәйле