Массаж вакытында сабыйның аягын сындырган

2 айлык баланың хәле ничек?

Әлеге хәл Уфада 2 ел элек булган. Альбинаның улына 2 ай тулгач, табиблар сабыйга массаж курсын узарга киңәш иткән.

Альбина таныш массажистка мөрәҗәгать иткән. Ул хатын Альбинаның өлкән баласына да массаж ясаган булган. Чираттагы массаж сеансыннан соң, мастер баланы әнисенә биргән, ә үзе тиз генә өйдән чыгып киткән.

Леон бу вакытта бик нык елаган булган.

Куркынган ата-ана улларын дәваханәгә илткән, анда аңа бот сөяге сыну диагнозы куйганнар. Шул ук көнне гаилә полициягә гариза язган.

Җинаять эшен кузгатканнар, әмма җәзаны әлегә кадәр беркем дә үтәмәгән.

Адвокат фикеренчә, бу шикләнелүчеләр ягының процессны махсус рәвештә сузуы белән бәйле. Хатын-кызга бит 2 ел төрмә яный.

Мастер булган хәлдән соң бер тапкыр да гаиләгә шалтыратмаган.

Альбина исә бу мастер башка балаларга массаж ясауны дәвам итә дип борчыла.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-07-06/massazh-vakytynda-sabyyny-ayagyn-syndyrgan-2865371

Бәйле