Кышка мунча себеркесен (пинлек) әзерләү эшләре кызу бара. Җәвит Шакиров пинлекләр ясау буенча бизнес башламакчы, дип язган идек. Менә инде Ришат Төхвәтуллин пинлекләрен дә күрсәтәбез.
Ришат кышка әзерләп кую ысулын коллегасы Зөлфәт Зиннуровтан өйрәнгән икән. Төхвәтуллин бу хакта социаль челтәрләрендә әйтте. Зөлфәтнең рецепты — себеркеләрне бәйләп, суыткычка тыгып кую.
чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/262084-rishat-t-khv-tullin-muncha-seberkesen-pinlek-kyshka-nichek-zerli/