Айгөл Бариеваның улы беренче спектаклен әтисенә багышлаган

Дүшәмбе көнне җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар Юсипов вафат булды, дип хәбәр иткән идек. Аның үлеме Линарны белүчеләр өчен шок булды. Чөнки җырчы беркайчан да сәламәтлегенә зарланмаган булган. Моннан тыш ул якын киләчәккә планнар да корган. Шуларның берсе — Мәскәүгә улы Камилнең спектаклен карарга бару була.

Кичә Камил үзенең беренче премьерасын мәрхүм әтисенә багышлаган. Бу хакта Айгөл Бариева социаль челтәрендә язып чыкты.

«Кичә Мәскәүдә «Коломбо» спектакленең премьерасы булды. Улым, Камилем, сине чын күңелдән котлыйбыз! Үзеңнең беренче спектаклеңне син әтиеңә багышладың. Әтиең синең белән горурлана. Ул сеңлең белән сиңа һәрвакыт ярдәм итеп, сезне яклап-саклап торачак. Камил спектакльдә төп рольдә иде. Аңа бу зур югалтудан соң уйнавы би-и-ик авыр булды. Әмма зираттан соң Мәскәүгә киткәндә ул: «Мин уйнарга тиеш! Әтием минем уйнавымны теләде! Бу спектакль һәм алкышларны мин әтиемә багышлаячакмын», – диде. Котлыйм, улым. Син әтиеңнең исемен, Юсиповлар фамилиясен танытырга, дәвам итәргә тиеш!» – дип яза Айгөл Бариева.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86604/

Бәйле