«Зорькам, гафу ит мине…»

Кемдер аны акыра да бакыра дип тирги… Тямай бандасы эчендә нинди мөнәсәбәтләр булуын белмибез икән бит!

Фирдүс Тямаев еш кына «мишәрлеген итә» — кызу-кызу, кискен-кискен генә сөйләп куя, турысын ярып яза, сәхнәдә дә татлы сүзләр эзләп башын катырмый кебек. Ә чынында исә аның күңеле бик йомшак икән. Әнә биюче кызы ниләр язган үзенә!

«Әлеге постны яза башлаганыма бер айдан артты. Язып бетерә алмадым, чөнки бу минем өчен бик тә авыр һәм хисле пост. Күпләр өчен минем сүзләрем сәер тоелыр. Булсын, ләкин бу минем хисләрем, кичерешләрем.

Беренче фотода 2017 ел. Бу минем Фирдүс абый белән төшкән иң беренче фотографиям. Сез анда 20 яшьлек, күзләре тулы курку булган, тыныч, зур шәһәрдә берьялгызы калган, үз-үзенә бөртек тә ышанмаган Заринаны күрәсез.

Шул вакытта абый биючеләр җыям дип кастинг игълан итте. Мин озак вакытлар язарга кыймыйча йөрдем, үз-үземә ышанычым юк иде. Әмма көннәрдән бер көнне мин бу адымны ясадым һәм абыйга яздым. Абый миңа җавап биргәч һәм без очрашу турында килешкәч минем ничек шаккатканымны һәм шатланганымны белсәгез икән.

Очрашу бик авыр узды. Мин беренче тапкыр чит кешегә ачылдым. Һәм беләсезме, абый миңа ышанды. «Син булдыра алганыңны барысына да дәлилләячәксең әле», — диде ул миңа.

Мин тормышымның баштанаяк үзгәрүен сизми дә калдым. Репетицияләр, сабантуйлар, банкетларда чыгышлар, менә без инде концертларга әзерләнәбез, менә алдымда искиткеч матур шәһәрләр, авыллар, яңа танышулар, гастроль тормышының күңелле һәм моңсу мизгелләре, көлешүләр, күз яшьләре. Мин гастроль тормышының кызыклы хатирәләре белән тагын бүлешермен әле. Ә хәзер, Фирдүс абый, сиңа рәхмәт әйтәсем килә. Тормышка курку катыш караган кечкенә кызчыкка ышаныч белдергәнең өчен. Мин хәзер бөтенләй башка кеше — зур, зирәк, үз-үзеңә ышанган, көчле, кыю.

Ышанычың, вакытында ачуланганың, тәрбияләгәнең, синең белән теләсә нинди темага сөйләшә алганым өчен, киңәшләрең, ярдәмең, мине яратканың һәм хөрмәт иткәнең өчен. Тормышымның мөһим мизгелләрендә син гел янәшәмдә булдың. «Тямай бандасы»нда булуым белән чиксез горурланам. Әмма миңа алга таба атларга вакыт. Минем гастроль тормышыма нокта куела. Миңа китүе бик авыр… гаиләдән китүе бик читен икән», — дип яза аның командасында биюче булып эшләгән Зарина.

Тямай моны укып нишләгән дип уйлыйсыз? Елаган…

«Рәхмәт, сеңлем, яшьләрем ага. Үз кешеләремнең китүе бик авыр. Зарина, төркемемдә иң күбе сиңа эләгә иде. Гел сүгә идем, Зорькам, гафу ит мине. Мин бары тик синең тормышта ялгышлыклар җибәрмәвеңне, көчле булуыңны теләдем. Син минем өчен кызым кебек идең», — дигән Зорьканың Фирдүс абыйсы…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-07-08/zorkam-gafu-it-mine-2867184

Бәйле