«Ат эзенә җыелып торган суны эчеп үстек…»

Зөлфия Шакирова елның елында җиләкне мулдан җыя.  

«Җиләк җыю вакыты – зур бәйрәм. Кечкенәдән зарыгып көтеп алдык. Безнең якларда каен җиләге юк иде. Иртән торып, бер урамда үскән кызлар белән җыелышып, җиләккә киттек. Бидонны тутырмыйча кайтмадык. Бер-беребез белән узышып, җимеш җыйган чаклар булды. Бу бит баланы кечкенәдән эшкә өйрәтү. Әти-әни: «Җиләк өлгергән, кызым, җыеп кайтырсың», – дип әйтеп китә иде. Без шул сүзләрне көтеп кенә тордык. Көннәр кызу булгач, тамак кибә иде. Ат эзенә җыелып торган суны ятып эчеп үстек. Бернинди курку да булмаган, авырмадык та, хастаханәләрдә дә ятмадык. Хәзер бала-чагага кырдан җыеп кайткан җиләкне дә юып ашатабыз. Какы, кузгалак, җиләк белән үстек, бәлки, шуңа күрә сәламәтлегебез нык булгандыр.

Татарстанга күчеп килгәч, беренче тапкыр каен җиләге күрдем. Безне дусларыбыз җиләккә чакырды. Ис-акылым китте. Эх, бу җиләкне күрше кызларга, әнигә күрсәтәсе иде, дигән уйлар килде. Каен җиләген кып-кызыл яланда ятып җыйдык. Җәвитем белән һәр елны беренче уңыш әзер булгач, кырга ял итәргә чыгып китәбез.

Соңгы вакытта җиләкне кайнатканым юк. Элек киптергән дә булды. Җиләкне изеп, аз гына шикәр салып, савытларга тутырып, суыткычка куям. Пироглар өчен аны пакетларга салам. Кышкы салкын көннәрдә чәй белән эчәргә менә дигән була», — дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-07-08/at-ezen-yelyp-torgan-suny-echep-stek-2867055

Бәйле