Кулларын югалткан Илназ ничек яши?

Бу шат күңелле малай беркайчан да бирешмәс.

Ул био-протезлардан файдалана да.

Узган елның июлендә бөтен Башкортстан республиканы Туймазы районының Балтай авылында булган коточкыч хәл тетрәндергән иде. 10 яшьлек Илназ Дәүләтов, дуслары белән уйнаганда, ачык трансформатор будкасына очып кергән тупны алырга үрелә. 5-10 мең вольтлы ток дулкыны баланың гәүдәсе аша үтә, шуның аркасында ул хәтта үзе кулларын ычкындыра да алмый. Куркып калган дуслары өлкәннәрне чакыра, ярдәм килгәндә малай аңсыз яткан, ә аның куллары төтенләгән әле…

Хәзер Илназ яңа «кибер-кулларын» үзләштергән диярлек. Кызганычка каршы, малайның әти-әнисе сүзләренә караганда, биотехник протезлар бөтен мөмкин булган функцияләргә ия түгел. Беренчедән, протезлар шулкадәр авыр, булган барлык механизмнарны куйсаң, Илназ алардан файдалана алмый. Икенчедән, дөньяда килеп туган хәл аркасында кайбер механизмнарны куеп булмаган…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-07-09/kullaryn-yugaltkan-ilnaz-nichek-yashi-2869056

Бәйле