- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Казбек тавына менеп җиткән.
«Сәлам, дуслар, безнең белән барысы да яхшы. Казбек безнең копилкада! Икебез дә тауны яуладык, ә мин чираттагы дөнья рекордын куйдым. Безнең өчен борчылып торган, безгә ышанган һәр кешегә зур рәхмәт», – дип яза Рөстәм үзенең телеграм каналында.
Вакыт-вакыт көчле җил альпинистларга шактый кыенлыклар да тудырган. «Монда һава торышы бик тиз үзгәрергә мөмкин. Казбек шуның белән данлыклы инде ул», – ди Рөстәм.
Рөстәм маршрутны тулысынча кулларында үтә.«Башка кешеләр 2,5 сәгать эчендә уза торган юлны үтәр өчен миңа 6 сәгать кирәк», – ди блогер.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-07-13/r-st-m-bel-n-indira-kazbek-tavynda-2871473