Сәнифә Рангулова: «Әти исән чакта…»

Көнне елмаеп башларга өйрәткән, егетләрне, кызлар пирчәткә түгел, дип кисәткән үзенчәлекле җырчы – Сәнифә Рангулова бүген кайда, нинди эшләр белән шөгыльләнә? Хәзерге эстрадага, җырчыларга нинди бәя бирә? Заманында эстрада юлын сайлавына үкенмиме? Безнең әңгәмә  әнә шул хакта.

– Җыр ул – …

– яшәргә көч бирүче, яратырга, тормыш авырлыкларын кичерергә, кирәк булганда еларга, кирәк чакта елмаерга ярдәм итүче. Җыр кешене гомер буе озата бара. Тормыш бишек җыры белән башлана һәм ахыргы көнгәчә моң-аһәң озата бара. Җырчы өчен җыр – тормышы, яшәү рәвеше, эше. Профессиональ билгеләмәсе белән җавап биргәндә, җыр ул – көй белән шигырьнең синтезы.

– Җыр юнәлешен сайламаган булсагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез?

– Әтинең мине хисапчылыкка укытасы килде. Ә минем беренче сыйныфтан башлап актриса буласым килде. Чөнки безгә 1 сентябрь көнне үк укытучы апа, үскәч кем булырга телисез, дигән сорау бирде. Бу хакта уйлап килергә кушты. Иртәгәсен мин, артистка буласым килә, дип әйттем. Ул сүзне каян ишеткәнмендер, үземә дә кызык. Һәрхәлдә ул сүз минем авызымнан чыкты. Ә 4–5 сыйныфларда «Яшь ленинчы» газетасына, Казанда артистлыкка кайда укыталар, дип хат язып җибәргән идем. Дөрес, җавап килмәде. Әмма бу Казанга бару теләген сүрелдермәде, киресенчә арттырды гына бугай әле. Уйлап карасаң, Пермьдә дә музыка училищесы бар, ә минем Казанга киләсем килде. Әле ул вакытта артистка буласым килә дип әйтсәң, кеше көлкесенә калуың да ихтимал. Казан бит Барда районыннан ерак, татар телевидениесе дә күрсәтми, радиодан да татар концертларын бик сирәк тыңлый идек. Ничек булса да, мин җырларга, биергә яраттым һәм төрле смотр-бәйгеләрдә катнаша идем. Шулай итеп, артист булу хыялы мине Казанга алып килде.

Казанга килгәч тә кызык булды, чөнки мин беренче имтиханга соңга калдым. Миңа ярдәм иттеләр, музыка кафедрасы җитәкчесенең өй адресын бирделәр. Шул йортны эзләп киттем. Ул мине өендә тыңлап карады да, билге куеп, алга таба имтиханнарны бир дип, кайтарып җибәрде. Шулай итеп училищеның җыр бүлегенә укырга кердем. Ул вакытта татар факультеты да юк иде әле, рус бүлегендә күбрәк русча җырлап укыдык.

– Сезнең исемегез дә, фамилиягез дә үзенчәлекле. Нәселегез гади түгел бугай, тарихын өйрәнмәдегезме?

– Чынлап та, Cәнифә – сирәк исемнәрнең берсе. Ул Барда якларында да сирәк очрый. Иң кызыгы, әти-әнием миңа Санифә исемен биргән һәм өйдә шулай дип эндәшәләр иде. Мәктәптә математика укытучысы Фоат абый гына Сәнифә дип әйтә иде. Казанга килгәч Сәнифәгә әйләндем. Авылда исә мине хәзер дә Санифә диләр. Рангулов фамилиясе исә безнең якларда бик күп очрый, безнең авылда бигрәк тә. Татарстанда гына андый фамилияне очратканым булмады. Нәселгә килгәндә, карт бабабыз Галиәхмәт Латыйпов кырыктартмачы булып, Казан ягыннан килеп, Күчтәнти авылы тирәсендә урнаша. Аның балалары күп була. Латыйпов фамилиясе безнең якларга Казан ягыннан килгәндер дип уйлыйм. Чөнки Латыйповлар безнең авылда бик күп.

– Сез бик үзенчәлекле чорда үзенчәлекле җырчы булып танылган кеше. Образыгыз да, җырларыгыз да аерылып тора. Сәхнә киеме, репертуар туплауда ярдәмчеләр булдымы, әллә барысын да үзегез уйлап таптыгызмы?

– Ул – үзем уйлап тапкан  образ. Нәтиҗәдә килеш-килбәтем, сәхнә киемнәрем, җырларым үз вакытында татар эстрадасы сәхнәсенә яңалык булып килеп керде. Соңрак модельерлар белән эшләдем, «Лик» мода театры белән дә хезмәттәшлек иттем. Рәссам эскиз ясаганда, барыбер үзеңнең теләкләреңне әйтәсең, бергә иҗат итәсең инде. Ул вакытта бит әле имиджмейкерлар да юк кебек иде, соңга табарак кына чыкты.

– Бер юлын тапкан кеше югалмый, диләр. Сез дә – сәхнәдә, ләкин тансыкка гына күренәсез. Хәзерге эстрада ул нинди? Яңалыкларга ияләшү авыр булмадымы?

– Татар эстрадасы үсә, җырчылар күп. Матур тавышлы җырчылар да аз түгел. Минем дә яшьләр арасында яраткан җырчыларым бар. Эстрада үзгәрә, яңа алымнар барлыкка килә. Аннан курыкмаска кирәк, чөнки яңалык булу – алга бару дигән сүз. Шәхсән үзем яңалыкларны рәхәтләнеп кабул итәм. Төрле стильләрдә эшләп карауларын да кызыксынып күзәтәм. Әмма җыр,  халыкка ошаса, ул кабул итсә генә озын гомерле булачак. Монда стиль беренче урында түгел.

– «Кызлар пирчәткә түгел», «Елмай» – хатын-кызны яклый һәм позитив бирә торган җырлар. Хәер, сезнең бөтен җырлар да позитив бугай. Махсус шулай сайлыйсызмы?

– Шулай шул. «Татарстан» радиосына яздырган беренче җырым да «Акбүз атлы егеткә» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Илгиз Мәҗитов көе) дип атала иде. «Елмай» (Ренат Харис сүзләре, Резедә Әхиярова көе), «Әй егетләр, егетләр» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре, Рәшит Кәлимуллин көе) – алар барысы да образыма да, яшемә дә туры килде. Уйланып эшләнгән эш тә түгел инде ул, ләкин репертуарымда кайгылы, елата торган җырларым чыннан да юк. Җиңел лирика миндә. Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова: «Елмай, елмай дип җырлыйсың, бу сиңа әйбәт кенә. Ләкин кайгылы, кешене елата торган җыр да кирәк. Шундыйны җырласаң, халык яратыр», – дип әйткән иде. Миңа андый җырлар насыйп булмады. Җырга заказ биргәндә, шагыйрь белән эшләгәндә дә, андый теләкне җиткергән булды, әмма җыр барыбер минем стильдә килеп чыга иде. Бәлки ул холыкка бәйледер. Мин – тормышка позитив карашлы, оптимист кеше.

– Нишләп сәхнә юлын сайладым икән? – дип үкенгән чаклар буламы?

– Үкенгән чаклар да булгандыр инде. Нишләп авылда калып, рәхәтләнеп яшәмәдем икән, дигән уйлар да булгалады. Барыбер сөенгән чаклар күбрәк иде. Ярый әле Казанга килгәнмен, татар сәнгатенә хезмәт иткәнмен, зур шәхесләр белән очрашканмын, дип шөкер итәм. Мәктәптә әдәбият дәресләрендә әсәрләрен укыган шагыйрьләр белән күрешү, алар белән эшләү насыйп булды. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм.

– Тормышта нәрсәнедер үзгәртергә мөмкинлек бирелсә, үзгәртер идегезме?

– Андый мөмкинлек бирелсә, музыка училищесын тәмамлаганнан соңгы тормышымда кайбер нәрсәләрне үзгәртер идем. Шәхси тормышта да, профессиягә бәйле өлештә дә. Ләкин андый мөмкинлек юк, тормыш берәү генә.

– Иң зур үкенеч.

– Әти әни вафатыннан соң шактый еллар ялгыз яшәде. Әти исән чакта авылга ешрак кайтылмады дип үкенәм.

– Иң зур сөенеч кичергән көнне дә искә төшерик әле.

– Һәр көн ул – кечкенә тормыш. Иртән исән-сау уяну да – зур сөнеч. Шуңа гомернең бер генә көнен дә аерып әйтәсем килми.

– Сәхнәнең тышкы ягы гына матур, эчке ягында исә төрле хәлләр була. Сездән көнләшәләр идеме? Сәхнәдәш дусларыгыз бармы?

 Миннән көнләшкән кеше юктыр дип уйлыйм. Үземнең холыкта кешедән көнләшү сыйфаты юк, башкалар да шундый дип кабул итәсе килә. Үзем белән эшләгән, аралашкан кешеләрнең барысына да хөрмәт белән карыйм. Артистлар арасында дусларым да бар дип әйтә алам.

– Хәзер җырчылар интернетта бик актив. Анда җырларын да куялар, челтәрле бизнес белән дә шөгыльләнәләр. Моңа ничек карыйсыз?

– Соңгы елларда үзем дә интернетта актив. Ул инде – замана таләбе. Интернет аралашу даирәсен киңәйтә, яңалыклар белән җәһәт танышу мөмкинлеген бирә. Әгәр инде кеше аралашудан кала, финанс хәлен яхшырту җаен да таба икән, рәхәтләнеп эшләсен. Шуңа челтәрле бизнеска да уңай фикердәмен.

– Ялгызлык яратасызмы, әллә сез компания кешесеме?

– Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый. Компанияләрдә булганда, үземне күңелле кеше дип әйтә алам. Читтә генә утырып торырга яратмыйм. Шул ук вакытта ялгызлыкны да яратам.

– Әнине, әтине иртә югалту  киләчәк тормышыгызга тәэсир итми калмагандыр…

– Әти-әни булмаса, бала нинди яшьтә булуына карамастан, ятим булып кала. Аларны югалту бик авыр. Син вакытыннан алда өлкәнәясең, тормышта ышыкланыр урының калмавына төшенәсең. Минем әни, мәсәлән, Казанга килүемне, тормышта кем булуымны да белми калды. Бу бик авыр…

– Җәй чорын туган ягыгызда үткәрергә яратасыз бугай.

– Минем туган ягым – Барда районы Күчтәнти авылы табигатьнең бик матур урынына, Тол елгасы буенда урнашкан. Кешеләре дә бик ачык, кунакчыл безнең якта. Казаннан кунакка килгән артистлар, язучылар да бу якларны бик ошатып китәләр. Үзем Пермь шәһәрендә еш булам. Җәй көне генә түгел, монда эшлим, яшим дигәндәй.

– Күңел төшенкелегеннән, стресстан ничек котыласыз?

– Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Ләкин мин күңел төшенкелегенә әллә ни бирелә торган кеше түгел. Стрессны исә начар яктан гына кабул итмәскә кирәк, аның да организмга файдасы бар. Мин күп еллардан бирле йога белән шөгыльләнәм, җәяү йөрергә яратам. Кәеф төшеп китсә, классик музыка тыңлыйм. Файдасы бар.

– Тормышыгыздагы һәм иҗатыгыздагы матур яңалыклар белән дә бүлешсәгез иде.

– Шәхси тормышта зур яңалыкларым юк. Профессиягә килгәндә, мин һаман да күңелгә ошаган җыр көтәм. Җырлар күп килә, күңелгә ятышлысы сирәк була. Халык талантларга бай, булыр Алла боерса.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/86998/

Бәйле