«Балагыз үлә», — дигәннәр…

Бүгенге көнне бик популяр дуэт әгъзасы Зинира Рамазанова бик күпне кичергән кеше икән.

«Миңа өч ай булганда сепсис дигән авыру белән чирләдем. Үзебезчә әйтсәк, канның зарарлануы. Шуны дәвалыйбыз, дип, табиблар миңа катетер куйган. Уфага баргач: “Балагыз үлә”, — дип фаразлаганнар. Туганнар да: “Үлсә, яхшырак булыр. Исән калса, гарип булачак”, — дигәннәр. Әни исә ышанган. “Бәхетле булса гына исән калсын”, — дигән ул. Минем әнинең апасы медсестра. Ул кергән дә, шул катетерның үлек җыеп ятканын күргән. Аны тартып алгач, кан сиптергән, үлек чыккан. Табибларны да гаеплисем килми, ләкин яхшырак карасалар, бәлки авырмаган да булыр идем. Бу очракта алар минем үлүемне уңай итеп күргәннәр», — дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«- Соңыннан авырмадыңмы?

— Юк, авырдым. Бронхит кирәгемне бирде генә. Хастаханәдән чыгам гына, тагын авырый башлыйм да кире кереп ятам. Әле берсендә идән юучы апа: “Кызым, сине өйдә карамыйлармы әллә, гел хастаханәдә ятасың?!” — дигән иде. Әй, еладым шул мизгелне. Балачакта проблемалы бала булдым, бер сүз белән әйткәндә.

— Өйдән ничә яшьтә чыгып киттең?

— 14 яшь иде. Музыка училищесына укырга керергә теләдем. Ә анда укыр өчен музыка мәктәбен тәмамларга кирәк. Шуңа күрә район үзәгенә күчәргә туры килде. Андагы мәктәптә укыдым. Өйгә ике-өч атнага бер кайта идем. Район үзәгендә урысча сөйләргә кирәк иде, ә мин — ләм-мим. Ул вакытны телефоннар да юк иде. Әни белән хат алыштык. Музыка училищесын тәмамлагач, укытучыларымның берсе: “Уфада калма, Казанга бар”, — дип киңәш иткән иде. Мин аңа рәхмәтле! Әти-әнием дә бер дә каршы булмадылар…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-07-14/balagyz-l-dig-nn-r-2872857

Бәйле