Ни өчен Сергей Жуков эчүдән дә, тартудан да баш тарткан?

“Барлык эчкечеләр дә эчүен ташлый, әмма кайберәүләргә әле бу исән вакытта ук насыйп була”. Моңсу шаярту. Алкогольгә бәйлелек бик җитди һәм, чыннан да, андыйларның барысына да тукталырга насыйп булмый. Бер тапкыр алкоголикка әверелеп, аннан соң эчкече булудан туктау мөмкин түгел, бик тырышсаң, яман гадәтен ташлаган эчкечеләр рәтенә күчәргә генә мөмкин.

Бер танышым, кеше чигенә җит­кәч кенә эчүен ташлый, дип белдерде. Әмма бу төрле кешедә төрлечә. Кем­гә­дер — генералдан полковникка тө-ше­релүе — чик, кемгәдер койма астында аунап яту да чикне аңлатмый. Ул үзе вакыт-вакыт эчеп ала, ә алар арасында аеклыкны актив пропагандалый. Ахыр чиктә, хатыны аны өйдән куып чыгарды. Ул чигенә барып җиттеме, гомумән, исәнме икән — белмим. Кайчагында сигнал бик төгәл һәм анык була. Популяр җырчы Александр Розенбаум, әйтик, үзен эчүгә нык кеше дип санаган, сәламәтлеге өчен зыянсыз күп эчәргә мөмкин, дип уйлаган һәм хәтта мондый авыру юк, дип раслаган. Эчүне ул махмыр процессында йөрәге тибүдән туктагач ташлаган һәм бары тик ашыгыч ярдәмнең вакытында килүе генә җырчының гомерен саклап калган.
Әмма үлем куркынычы һәрвакытта да алкоголь куллануны туктатмый. Григорий Лепсны эчкечелек коточкыч авыруга китергән. Бервакыт, чираттагы өянәге вакытында, табиблар аны теге дөньядан тартып чыгара. Бу артистка көчле тәэсир ясый һәм озак вакыт дәвамында ул эчүдән тыела, әмма со­ңыннан янә исерткеч эчемлекләр куллана башлый.
Кайчагында, үз гомерең өчен курку түгел, ә оят, ничек түбән төшүен аңлау кешегә эчүдән туктарга ярдәм итә. Яшь чагында Раймонд Паулс оркестрда пианист була, ул еш кына рестораннарда чыгыш ясый, анда алкогольсез булмый. Тормыш акрынлап бер тоташ эчкечелеккә әверелә. Дуслары Паулсны махсус клиникага илтә. Бергә җыелган эчкечеләрнең коточкыч рәвеше һәм үзенең шушы хәлгә төшүен аңлау музыкантны шок хәленә китергән. Аның сүзләренә караганда, ул шул секундта ук эчүен ташлаган.
Ә менә танылган актер Алексей Нилов ( “Ментлар” киносында капитан Ларин) эчкечелектән туктау максатында берничә тапкыр дәваханәгә кереп ята. Тик 2-3 көннән артык түзми һәм янә шул ук дәва­ханәнең пациентлары, ә кайчагында табиблар арасында ше­шә­дәшләр табып, эчә башлый. Алексей фикеренчә, аны кодка салырга ярамый, ләкин теләге нык булса, ул хәмердән күпмедер вакытка үзе баш тарта ала. Шулай ул бер ел эчмәгән, ә барысы да кодлаштыру ярдәм итте дип уйлаган.
Җәмгыятьтә әлегә кадәр алкоголиклар турында бер төрле генә фикер юк : кемдер исерек кешеләрне җәза бирергә кирәк булган җавапсыз эгоистлар дип саный, кемдер дәваларга кирәкле авырулар исәбенә кертә.
Лариса Гузеева сүзләренә караганда, “Алкоголизм – ул грипп яки сары кебек коточкыч авыру, алкоголикларны тиргәргә түгел, ә дәваларга кирәк”. Лариса үзенең наркоман иренә үч итеп, аңа ничектер йогынты ясарга омтылып, эчә башлаган. Бу алкоголизмнан гына түгел, эчкечелек аркасында килеп чыккан хроник авырулардан да дәвалану белән тәмамлана. Хәзер болар барысы да узган.
Эчкечелек кешене башка чынбарлыкка урнаштыра, барлык килеп туган проблемаларны чираттагы хәмер дозасы белән хәл итү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә, тормышның бөтен мәгънәсе әлеге дозаны кабул итү мөмкинлегенә кайтып кала һәм шул чакта гына тормышның башка якларына карата кызыксыну уяна. Вакыт үткән саен, аннан чыгу кыенлаша.
Хәмергә тартылудан арына алган төрле кешеләр-нең фикерләренә караганда, барысы өчен дә яраклы универсаль юл юк. Кемдер, чыннан да, моның өчен җитди сәбәп табып, мөстәкыйль рәвештә эчүне ташларга мөмкин. Мәсәлән, үзенең сәламәтлеге яки якын­нарының иминлеге хакына. Кемнеңдер бу кө­ченнән килми, мондый кешегә ярдәм һәм дәвалау мотлак.
Әмма эчүен ташлаган һәр кешенең фикере бер: алкогольсез аларның чынбарлыгы күпкә яктырак, кызыклырак һәм күпкырлы.

чыганак: https://kiziltan.ru/news/social/2022-07-17/kak-ne-stat-zhertvoy-bullinga-v-detskih-lageryah-mnenie-psihologa-2875593

Бәйле