Танылган «Сваты» сериалы актрисасы вафат булган

Актриса һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Руслана Писанка вафат булган. Аңа нибары 56 яшь иде.

Соңгы елларда ул Германиядә яши һәм авырудан дәвалана. Авыру булуга карамастан, Писанка чыгыш ясавын дәвам иткән.

Руслана төрле спектакльләрдә катнашкан була. Күптән түгел ул спектакльләрнең берсендә аңын югалтып егыла.

Танылган «Сваты» сериалында актриса Нина Сергеевна исемле вожатый ролендә катнаша. Шулай ук актриса «Петя Великолепный» һәм «Такси для ангела» фильмнары аша таныла. Руслана Писанка НТВ каналында төрле телевизион тапшырулар алып барган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/87454/

Бәйле