Гел акчалы буласыгыз киләме?

Сыналган халык киңәшләрен кулланып карагыз.

Хезмәт хакыгызны күтәрү турында сөйләшәсегез килсә, җитәкчегез янына теләсә кайсы көнне кермәгез.
Белгечләр ышандыруынча, җитәкчедән хезмәт хакын күтәрүне сорау өчен иң яхшы көн – чәршәмбе. Ә башка көнне нәтиҗә булмаячак икән.

Беркайчан да хезмәттәшләрегезгә сишәмбе көнне бурычка бирмәгез, дүшәмбе бурычка алмагыз. Кич вакытында бурычка бирмәгез дә, алмагыз да.

Ертылган кесәле киемдә йөрмәгез, акчагыз булмас. Яз көне кышкы киемегезне шкафка алып куйганда аның кесәләренә эре кәгазь акчалар салып чыгыгыз, икенче кышка кадәр акчалы булырсыз.

Кошелегыгыз беркайчан да буш булмасын. Эчендә тәртип булсын.

Җиңел юл белән акчалар килеп керде икән, мәсәлән, лотереяга оттыгыз яисә таптыгыз, аның бер өлешен мохтаҗларга бирегез. Җиһан сезне бу акчалар белән сыный. Әгәр аларны яхшы максатка файдалансагыз, тагын керемнәрегез булачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-07-21/gel-akchaly-bulasygyz-kil-me-2880581

Бәйле