«Сабыйның баш мие үлгән, йөрәге тибә әле…»

Яшәр дигән ышаныч та кимегәннән кими…

19 июльдә Самара — Уфа — Чиләбе автомобиль юлында фаҗига булган иде.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Лада Ларгус» автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе туктап торган «Howo» үзбушаткычына барып бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүче шул урында үлә, аның 9 яшьлек кызы җитди тән җәрәхәтләре ала һәм дәваханәгә салына.

Аның хәле бик авыр дип бәяләнә. Бу хакта туганнары хәбәр иткән.

— Кызыбыз хәзер дәваханәдә, әмма табиблар шанс юк, диләр: «Бик көчле баш җәрәхәте. Аның баш мие үлгән, әмма йөрәге әлегә тибүен дәвам итә», – дигән алар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-07-21/sabyyny-bash-mie-lg-n-y-r-ge-tib-le-2880522

Бәйле