Инсаф Нуруллин 2001 елның 11 мартында Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туа. 2019 елда шул авылның урта мәктәбен тәмамлый. Аннары нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә укырга керә. 2020 елда колледжны уңышлы гына тәмамлап, контракт буенча хезмәткә алына, дип яза «Нократ» газетасы сайты.
18 июльдә мотоукчылар взводының өлкән мотоукчысы Украинада хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак була.
23 июльдә Мамадыш районы Урта Кирмән авылында Инсаф Нуруллин белән хушлаштылар. Матәм чарасына республика, район җитәкчелеге, авыл кешеләре, туганнары һәм якыннары, военкомат вәкилләре килгән иде.
– Бөтен Мамадыш кара кайгыда… Россия президенты указы нигезендә Инсаф Нуруллин «Батырлык ордены» белән бүләкләнә. Кызганыч, үлгәннән соң, — дип сөйләгән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Үлеменә берничә көн кала хәрби Нуруллин яралы дустын коткарып кала.
– Инсаф минем өчен сыйныфташ кына түгел иде, ул якын дустым булды. 10-11нче сыйныфларда бер парта артында утырдык. Имтиханнарга бергә әзерләндек, кичләрен йөгерергә чыга идек. Ул бик гадел, тырыш, максатчан иде, һәрвакыт ярдәмгә килде. Әтием вафат булгач, иң беренче булып яныма килгән иде. Бергә елап утырганнарыбыз истә… Армиягә киткәч тә гел хәлләребезне белешеп торды. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә октябрьдә кайтам дип, вәгъдә биргән иде… Мин түземсезләнеп көттем аны! Инсафны бик юксынам, — дигән матәм чарасында сыйныфташы Таңсылу Мөхлисова.