Эльбрус тавына менүче Данир Сабиров хәле турында сөйләде

-- Лейла

Хәзерге вакытта Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Эльбрус тавын яулый. Сау-сәламәт кешегә тауга менүнең бернәрсәсе дә юк инде аның дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Тауда тигез юлы да булмый, кары да ява, җиле дә исә, хәл дә бетә. Данир Сабиров та үзенең хәле турында: «Төрлечә була», дип яза телеграм каналында.

«Төрлечә була: бик ашыккан чаклар да, өшегән дә. Зарлануым түгел», — диде ул.

Җырчы сүзләренчә, алар 7-8 сәгать юлда булырга мөмкиннәр. 3200 метр югарылыкка менгәндә артистның биленә дә «бәргән». Хәзер алар инде 4750 метр биеклеккә менеп җиткәннәр. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!

Чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/265257-elbrus-tavyna-men-che-danir-sabirov-kh-le-turynda-s-yl-de/

Бәйле