Баласы артыннан әтисе дә баткан…

Дүрт яшьлек баланы яр буенда дуслары белән эчеп утырган әтисе карамаган, диләр…

Аннары, Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Мәләвез районының Иштуган авылында водолазлар 1985 елда туган ирнең мәетен карьердан чыгарган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул — шул ук карьерда берничә сәгать элек батып үлгән дүрт яшьлек сабыйның әтисе. Хәзер тикшерү эшләре алып барыла: фаҗиганең барлык хәл-шартлары ачыклана.

Искәртеп узабыз: элегрәк Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров сабыйның олылар каравыннан мәхрүм калуын хәбәр итте. Әтисе дуслары белән ял иткән һәм баланы күзәтмәгән. Өстәвенә, карьер коену өчен җиһазландырылмаган, ял итүчеләр исенә килгәндә инде соң, бала су төбенә киткән була …

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-07-26/balasy-artynnan-tise-d-batkan-2885960

Бәйле